БИРЕДӘ МӘКТӘБЕБЕЗ УКУЧЫЛАРЫ ЯЗГАН ИНШАЛАР БЕЛӘН ТАНЫША АЛАСЫЗ


Ялалтдинова Гөлфинә - 5нче сыйныф укучысы

   Инша."Җәйнең бер көне".

Менә безнең сагынып көтеп алган ямьле , яшел, чәчәкле күлмәген киеп, безне сөендереп җәй килде һәм без ялга чыктык.

    Бу көн башка көннәрдән үзенең шатлыгы,елмаеп торган кояшы белән искә кереп,күңел түрендә уелып калды.Билгеле аның иртәсе башка көннәрдән аерылып тора иде. Мин кояшның җылы,назлы нурлары минем алсу битемне сыйпауга уянып киттем. Аннан без  гаилә белән  урманга,җиләккә киттек.Без урманның матурлыгына , табигатенә сокланып,хозурланып карап тордык.Бал кортлары эшкә керешкән, кошлар моңлы сайрылар,әкрен искән җил агачларны иркәли,матур күбәләкләр аллы-гөлле чәчәкләр белән серләшәләр,болар барсы да сихри көчкә ияләр. Чирәм өстенә төшкән чык  җем-җем килә. Җир  өсте күз явын алырлык кызыл җиләкләр белән тулышканнар.

    Табигатькә бик озак сокланып карап торганнан соң,без җиләк җыярга керкштек. Урман быел җиләккә бай булганлыктан чиләкләр дә тиз тулды.Әни белән мәтрүшкәләр,ромашкалар,бөтнекләр җыйдык.Әбиемә бүләккә дип чәчәк бәйләме дә ясадым. Шуннан соң,сихри урманыбыз белән хушлашып,кайтырга чыктык. Кайтканда “Ырзак”  чишмәсенең суын эчтек.Үзебез дә сизмәстән җанга сихәт,көч керде һәм без үзебезнең талчыгуыбызны шушы шифалы чишмә суы белән бастык.Шулай итеп,без өйгә чиләкләрне тутырып,табигаттә ял итеп,шатланып кайтып кердек.Ул көн бик күңелле үтте. Мин җәйне бик яратам.

Инша. "Туган ягым".

И, туган ягым, нинди гүзәл син.

Тау башында вышкалары,

Балкып яна факел утлары,

Тай итәгендә елмаялар,

Авылымның яңа йортлары.

    И, туган ягым, нинди гүзәл син! Бу сүзләр бигрәк тә минем  туган-үскән җиремә туры килә. Авылым матур урынга – су буенда урнашкан. Исеме дә җисеменә туры килә – Урмышлы. Авылым чишмәләргә бик бай. Аларның саф,чиста суы халыкны бүгенге көннәргәчә туендырып тора. Ә бит барлык авыллар да чишмәгә бай түгел.

    Җәй җиттеме, кура җиләк тә, җир җиләк. Һичшиксез җыярсың бер чиләк. Урмышлымның гүзәллегенә, матурлыгына сокланып туймаслык. Җиләк җыяр вакыт җитү белән, бөтен тау бите, урман халык белән тула. Авылны барлык яктан урман уратып алган. Анда төрле җәнлекләр, кошлар яши, төрледән-төрле үсемлекләр үсә. Шушы күркәм сыйфатлары үзенә тартып тора. Мин үземнең авыл белән бик горурланам һәм бик яратам.



ХИСАМОВА НӘРГИЗӘ. 6 СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ.

ИНША. "АП-АК КАР ӨСТЕНДӘ ЭЗЛӘР....."

    Бүген тәрәзәгә карасам, шаккаттым! Бөтен дөнья ап-ак. Табигатькә кыш килгән. Мин шундук урамга чыгып чаптым. Бүкән, читлек, түбә өсләренә нәзек катлам булып кар төшкән. Мин карга бармагым белән рәсемнәр ясадым, язулар яздым. Кар өстендә аяк эзләре дә күренә. Мин эзлэремә карап, карга басып бардым. Өйгә йөгереп кердем дә,әти-әниемә кар яуын әйттем. Ләкин әнием миңа: ”Ул кар әле эриячәк, тагын бер айдан  соң чын кар явачак”, - дип әйтте. Шунда ук тәрәзәгә карадым, чыннан да кар инде эрегән. Миңа моңсу булып китсә дә,эчемнән генә: ”Тиздән бит чын кар явачак”, - дидем.

    Минә чын кар да яуды. Ап-ак кар өсте тулы эзләр. Ниндиләре  генә юк: песи, эт, куян һәм башка таныш булмаган эзләр. Миндә аларга кушылып үземнең эзләрне төшердем. Нәкъ беренче кар яуган чактагы шикелле. Икенче көнне дә кар яуды, ә кичәге эзләр инде юкка чыкканнар. Кешеләр,песиләр йөреп  торгач,эзләр тагын барлыкка килгән. Нәкъ  дәфтәр битләре, бер биткә язабыз,икенче бит чиста...Ул эзләр бер кайчан да юкка чыкмый. Тормышта да шулай ук: кешегә начарлык эшләсәң һәм гафу сорамасаң, ул начарлык бетмиячәк. Шуның өчен кашегә дә, хайванга да теләсә нәрсә әйтмәскә, чөнки барлык начарлык кешенең үзенә кире кайта.

    Ә ап-ак кар өстендә бары тик чиста, саф эзләр генә.


ХИСАМОВА НӘРГИЗӘ. 6 СЫЙНЫФ.

ИНША. Өлкәннәр язмышы.

    Беренче октябрь – Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Хөрмәтле ветераннар, өлкәннәр – сез батыр йөрәкле,хезмәт сөючән һәм рухи яктан чыныккан буын вәкилләре. Нәкъ менә сезнең тырыш хезмәтегез белән илебезнең милли байлыгы булдырыла.Ә киләчәк буыннар өчен төп мирасыгыз – сезнең тирән акылыгыз һәм бай тормыш тәҗрибәгез.

    Безнең авылда авыр тормышны күргән,сугыш чорына туры килгән  ветераннар елдан-ел кими. Шулай да әле кайберләре арабызда яши: Якупов Гата абый, Могыйнов Салих абый, Хасаншина Фәүзия апа. Инде өлкән яшҗтә булуларына карамастан,а ларның күбесе хезмәт эшчәнлегеннән аерылмый, иҗтимагый-сәяси тормышта катнашу өчен вакыт таба, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә үз өлешләрен кертә. Аларның көч һәм энергиясе , актив гражданлык позициясе һәм кешелеклеге киләчәк буыннар өчен якты үрнәк булып тора. Алар тормышның ачысын да,төчесен дә, татып караган кешеләр. Сугыш еллары авыр булса да алар исән калган,үзләрен һәм гаиләләрен саклаганнар,тырышканнар.Без аларга карап сокланабыз,горурланабыз.

     Безнең мәктәбебезнең күп сыйныфлары тимурчылык белән шөгыльләнә.Алар ветераннарга,өлкәннәргә бик теләп баралар.Анда су ташыйлар, кар көриләр,газеталарын кертәләр,утыннарын өяләр.Килгәндә күчтәнәчләрен дә алып киләләр. Бәйрәмнәрдә килеп котлыйлар. Мин үзем дә бу эштә катнашам һәм тимурчылык эше миңа бик тә ошый.

    Сугыш чоры балаларының балачагы шатлыклы,күңелле булмаган. Аны сугыш тартып алган.Гомерләре буе хезмәттә кайнаган,сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән,колхоз нужасын беренче көннәреннзн үу тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә генә түгел,зур игътибарга,хөрмәткә лаек!Без аларны сакларга-якларга,яратырга,хөрмәт итәргә тиешбез.

Безнең олыларга,дуслар,

Хөрмәтем бик зур минем.

  Шундый кешеләр булганга,

Шатланам,туган җирем.     


Фәртдинова Ангелина. 7 нче сыйныф укучысы

Инша “Хәтер исән, хәтер яши безнең күңелдә”

Сугыш... Нинди шомлы, куркыныч сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

Бөек Ватан сугышы  авырлыгын бөтен ил, бөтен халык үз җилкәсендә күтәрде. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез. Солдат биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны үти. Аның батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ менә шунда күренә.

22 июнь... Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында, тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта фашист гаскәрләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башлана.


Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез кала. Зәңгәр күкне канлы корым каплый. Аяусыз сугыш башлана.


Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан

Күпләр илгә кире кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.


Бер кайтмасак, бер кайтырбыз диеп китсәләр дә, күпме солдат туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган Ватаны, туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.


Минем бабам Хафизов  Салих  Нуриәхмәт  улы  1913  нче  елны Ормышлы авылында хәлле  крестьян  гаиләсендә  туа. Колхозлашу елларына  кадәр үзләренә иген чәчеп,  маллар асрап гомер итәләр. Сыерлары  һәм  өч  атлары  була. Колхозлашу  елларында  барлык  малларын,  җирләрен  алалар. Шушы чордан алар өчен дә колхоз да эшләү, колхоз мәшәкатьләре белән яшәү башланып китә. Әбием  Хаҗәр  белән  Салих бабам  алты  бала үстерәләр. Ләкин  өйләнгәч тә бәхетле көннәре тиз генә  башланып китми.

1941 нче елда  Бөек  Ватан  сугышы  башланып  китү  яшь гаилә  алдына  зур сынаулар  куя. Кырда  эшләп йөргән  җиренә ( 1941 нче елның 17 нче август  көнендә) күршесе,  туган тиешлесе Талипов  Мөдәррис  Салих  бабайны  алырга  килә. Сугышка  китәргә  повестка килгән икән. 18 нче августта бабайны  сугышка озаталар. Ул көнне авылдан  тагын 33  кеше китә. Шуларның 7 се генә кире әйләнеп кайта.

Сугыш юлын  Волхов фронтында башлап  җибәрә. Аның белән  бер полкта  15  авылдашы була. Бабай каты  яраланып ,  бер  ай госпитальдә ятып чыга. Тулысынча терелеп беткәнче, аны   кыр  кухнясына  җибәрәләр.

1942 нче елдан ул  разведчик  булып  китә. Дүрт  тапкыр  немецлар ягына чыгып “ тел”  алырга  бара. Соңгы тапкыр  барганда, 27  кешедән бары тик  7 се генә немецлар тылына керә ала. “Тел”  җиңел бирелми. Кайтканда 4 кеше  генә исән кала. Немецлар  разведчикларга ут ачалар,  бабай да яралана.  Әле  ярый  безнекеләр ярдәмгә килеп  җитә.  Бабайны госпитальгә  җибәрер алдыннан ,  аңарга үзләре  алып  кайткан  немецны күрсәтәләр.  Ул  бик  ябык,  йөзе  ап – ак  һәм  бик куркыныч  була. 1943 нче  елны  разведкада  “тел”  алганы  өчен  Кызыл  Йолдыз  ордены  белән  бүләкләнә.  Алты  ай  госпитальдә ятып чыккач,  аны  медкомиссия  сугышка  яраксыз  дип  таба  һәм    Минскига  шофёрлар курсына җибәрәләр.  Шунда  ул  “ Форд”  машинасында  эшли .  1942 нче  елдан  № 63245 нче  артиллерия   полкында   шофёр булып  хезмәт  итә.  1945 нче  елның  май  ае  җитә,  сугыш  тәмамлана .  Июль  аенда бабай  авылга  кайта.

Бабай сөйләгәннәрдән:

“...Мин  1917  -1920  нче елларны  әзрәк  хәтерлим.  Аклар  белән  Кызыллар  кереп  тула  авылга. Аклар  Варваринка  ягыннан  керәләр. Бер  кич  куналар да  чыгып  китәләр. Активистларны  эзләп ,  авылның  астын  - өскә  китерәләр.  Җиде  кешене  атып  китәләр.  Аннан Кызыллар  керә. Акларны  куа  китәләр. Куакбаш  авылында куып  җитеп бик  каты  сугышалар...

...Ачлык  еллар.  1921 нче елда  яңгыр яумады да , яумады. Яздан  бирле бер  тамчы  дым  юк. Көз  көне яңгыр  яуды явуын.  Көз көне  икмәк  чәчеп  карадылар. Халыкның  күбесе  ачлыктан  кырылды.  Үлән ашадык  инде..   Ничек  исән  калганбыздыр..

...Мин  армиядә  1935 – 1937 нче елларда  Самарада хезмәт  иттем.  Кайткач 1937 нең  көзендә  Куакта  тракторчылар курсында  укыдым.  Беренче  кайткан  тракторда эшләдем.

...Сугышка  33 кеше  киткән идек  бер  көндә.  Хәзер шуларның  ( исән  калганнардан)  ике  кеше генә калдык. Бохардан  Минехан,  берсе  мин.

... Фин  сугышында  да  булдым  мин.  Авылда  берүзем  генә  калдым  шул  сугышта  булучылардан”

Әнә шундый кеше  ул  безнең   Салих  бабабыз -  нәселебезнең һәм  авылыбызның хөрмәтле  кешесе.

Кызганыч, бүгенге көндә дәү бабам исән түгел инде. Ләкин аның якты истәлеге һәрвакыт безнең йөрәктә яши. Мин үземнең бабам белән горурланам.

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга хакыбыз юк. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан буыннарга күчсен! Тыныч йоклагыз батырлар!


Тиздән бәйрәм – 9 май – Бөек  Җиңүнең 70 еллыгы. Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа күрә бу бәйрәм – сагышлы да, моңсу да.


Бервакытта да җирдә сугышлар булмасын иде. Дөньялар имин, күгебез аяз булсын!