Ана

• Өйнең яме ана белән.

• Ана – шәфкать диңгезе.

• Ана яхшылыгын авырсан белерсен.

• Анаңдай ана булмас.

• Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.


Ана белән бала

• Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

• Ана күңеле балада, бала куңеле далада.

• Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.

• Баланың моңын ана белер.

• Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,

Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.


Ата-ана, аларга хөрмәт

• Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.

• Ата йөрәге – таудан өлкән,

Ана йөрәге – диңгездән тирән.

• Әткәй шикәр - әнкәй бал.


Тел, сүз

• Әдәп башы – тел.

• Дөньяда иң татлы нәрсә дә - тел,

Иң ачы нәрсә дә - тел.

• Иле барның теле бар.

• Татлы тел тимер капканы ачар.

• Телеңне тезгендә тот,

Этеңне чылбырда тот!

• Үткен тел – бәхет,

Озын тел – бәла!

• Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.

• Телең белән узма,

Белем белән уз.

• Теленә салынган,

Эшендә абынган.


Сүзнең көче, тоткан урыны һәм төрләре

• Авыз күрке тел, телнең күрке сүз.

• Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын.

• Дөрес сүзгә җавап юк.

• Адәмгә иң кирәге – ягымлы чырай, җылы сүз.

• Сүзең кыска булсын,

Кулың оста булсын!

• Төче ялганнан ачы хакыйкать яхшы.

• Хикмәтле сүз күп булмый.

• Яман сөйләгән яхшы ишетмәс.

• Яхшы сүз җанга рәхәт,

Яман сүз җанга җәрәхәт.

• Сүздә төртү яман,

Авыруда чәнчү яман.



Туган җир, туган туфрак

  • Илсез кеше - телсез сандугач. 
  • Сыерчык диңгез артына китсә дә, үз туган оясына кайта. 
  • Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар. 
  • Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.
  • Үз илем - алтын бишек,

         Кеше иле - үтә тишек.

  • Туган туфракка баскан эз суынмый.
  •  Һәркемнең үз Ватаны алтын, йөрәк төбе ялкын.
  • Ата-бабам торган җир,

      Кендек каным тамган җир.


Эш-хезмәт

Хезмәт төбе - хәзинә.


Хезмәте каты - җимеше татлы.



Эч пошуның дәвасы - эш.


Эш батыры - ил батыры.


Эш башына юньсез кеше килсә, эш кирегә китәр.


Эш бүре түгел - тешләмәс.


Эш кешене төзәтә, ялкаулык - боза.


Эш сөйгәнне ил сөйгән.


Эше юк әтәч булып кычкырыр.

 

Эшле кешегә иң зур җәза - тик тору.


Эшле килер - эш арттырыр, эшсез килер - эш калдырыр.


Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми.


Эшлисе килмәгәннең эче авыртыр.


Эшләгән туңмас, эшләмәгән уңмас.


Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне.


Эшләп ашасаң, арыш ипиеннән дә күмәч тәме килә.


Эшләп баю гаеп түгел, көчләп баю гаеп.


Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең.


Эшне башлаганда ахырын уйла.


Эшне башлама, башласаң, ташлама.


Эшне сөйсәң - үз анаң, сөймәсәң - үги анаң.


Эшсез бәхет табылмый, табылса да тагылмый.


Яратмаган эш авыр була.


Яратып эшләгән эш куаныч китерә.


Яхшы эш үз-үзен мактый.


Җиләк-җимеш агачлары

Агач, җимеше күп булган саен, ныграк иелер.

Агачны кем утыртса, җимеш шуныкы.

Агачта җимеш арткан саен, ботагы күтәрелми.

Агачы кыек булса да, алмасы тәмле була.

Аланда үскән балан әче була.

Алма агачыннан ерак төшми.

Алма ничек пешкән - эргәсенә шулай коелып төшкән.

Алма теләсәң, агачыннан күз алма.

Алмалары булмаса, алмагач гаепле түгел.

Алманы үстерү кыен, черетү ансат.

Алманың асылын аю ашый, чикләвекнең төшен корт ашый.

Алманың кызылына алданма.

Алмасын ашарсың - агачын кисмә.

Аяз елны алма күп, явым елны гөмбә күп.

Балан бал белән тәмле, бал балансыз да тәмле.

Бер агач ике төрле җимеш бирмәс.

Бер черек алма бөтен йөкне черетә.

Буласы җимеш чәчәгеннән билгеле.

Җиләк бердән җыйнала.

Җимеш ашыйсың килсә, чәчәген өзмә.

Җимешен аша, бакчасын сорама.

Җимешле агач зур булмый.

Җимешнең асылын эт ашый.

Җимешсез агачка таш атмыйлар.

Кызыл алманың эче кортлы булучан.

Кулың җиткән ботакның алмасын өз.

Миләш дигән җимеш авыздан - су, күздән яшь китерер, имеш.

Өлгергән өрек сабагында тормый.

Сау алма саптан төшми.

Сусыз агачта сусыл җимеш пешмәс.

Тиз пешкән җимеш тиз чери.

Нәр җимешнең үз корты бар.

Чәчәк күрсәтмәгән агачтан җимеш көтелмәс.

Шомырт чәчәк аткан вакытта кызлар җилкенә, балан чәчәк аткан вакытта балык сикерә.

Яфракка карап, алма санама.

Алма пеш, авызыма төш.

Алмалары суга туенган.

Аңа бит алма - шалкан, ком - талкан.

Кеше бакчасына таш ату.

Кипкән җимеш күк куырылган.

Миләш диеп капкан идем, балан булып чыкты бу.

Пешмәгән җимештән катмаган как.



                      * *** *** ** *** ** ** **

Кем эшләми - шул ашамый.

 

Аналы-аталы -  алтын канатлы.

 

 Акылга нур биргән – уку.


Балачакта алган белем ташка язган сүз белән бер.


Белем байлыктан кыйммәт.


Белгән мең бәладән котылган.


Батырлыкта – матурлык.


Дус акчадан кыйммәт.


Дус – дусның көзгесе.


Дуслык ашта беленми, эштә беленә.


Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.


Җаның олы булса, һәр эшең олы.


Изге эшне озакка сузма.


Татлы сүздән тел корымый.


Агач җимеше белән матур.


Яхшы җиргә төшкән орлык гөл була.


Гыйлемлек – нур, наданлык  хур.


Агач – җимеше белән, кеше – эше белән.


Аз сөйлә, күп эшлә.


Һөнәрсез кеше – кулсыз кеше.


Иле барның теле бар.


Илдә яшисең икән, илеңә хезмәт ит.


Телләр белгән – илләр белгән.