Хәрәкәтле уеннар

Чыпчыклар һәм мәче

       Диаметры 5-6 метрлы түгәрәк сызыла. Аның уртасында – “ бакчада” – Мәче. “ Бакча читендә” – Чыпчыклар.
  Укытучы сигнал бирүгә, Чыпчыклар ике аякта сикерә - сикерә түгәрәк эченә керәләр һәм чыгалар. Мәче Чыпчыкларны тотарга тиеш. Тотылган Чыпчык Мәче янына түгәрәккә керә.
     3 – 4 Чыпчык тотылгач, икенче Мәче билгеләнә.
    Мәче Чыпчыкларны бары тик түгәрәк эчендә генә тота ала.


Әтәч

      Ике баланың аркасына ике төрле сүрәт беркетелә. Алар икесе дә бер аякта, кулларын артка куйган килеш, бер – берсенең аркасындагы сүрәтне күрергә тырышалар. Кем “дошманы” ның аркасындагы сүрәтен алданрак күреп, кычкырып әйтсә, шул җиңүче була. Аңа каршы “сугыш-ка” икенче “әтәч” чыга һәм уен шулай дәвам итә.


Төлке һәм тавыклар

       Бер кеше “төлке”, берсе хуҗа була, ә калган балалар – “тавыклар”. Хуҗа янына “төлке”килә дә хуҗаны алдарга тотына: “ Әнә, базарда бушка гына әйберләр бирәләр “,- ди. Хуҗа әйләнеп килгәнче “ төлке “ берәр “ тавык” ны алып китәргә тиеш. Алып китә алмаса, яңадан килә. Бөтен тавыкны шулай “ ашап “ бетергәнче уен дәвам итә.


Татар халык уеннары

Төенчек

    Уен ачык һавада уйнала. Балалар бер-берләреннән ике адым чамасы ара калдырып, түгәрәк ясап тезләнеп утыралар.Бер бала көтүче итеп билгеләнә. Ул кулындагы төенчеген(туп булырга да мөмкин) түгәрәктәге бер иптәшенә бирә дә 2-3 адым артка китә. Шулвакыт түгәрәктәге-ләр төенчекне кулдан кулга җибәрәләр. Ә көтүче,түгәрәк буенча йөгереп,төенчекне кулга тө-шерергә тырыша.
    Ул төенчекне кем кулыннан тартып алса, шул кеше көтүче булып, уен яңадан башлана.
    Уенның шундый кагыйдәләре бар: төенчекне бары тик уңда йә сулда утыручыга гына бирергә ярый, кеше аша ыргыту тыела; көтүче төенчекне кешенең кулыннан тартып алырга тиеш, җиргә төшкәндә яисә һавада очып барганда тотып алу ярамый; төенчекне йөртү юнәлеше үзгәреп торырга мөмкин.


Почмак алыш

 Балалар мәйданчыкның төрле урыннарында басып торалар. Алар -“әбиләр”. Бер бала әбиләр янына килеп, мунча сорап йөри:
    -Әби, мунча бир әле?
   - Мунчам буш түгел әле.
  - Әби, мунча бир әле?
  - Ташы төшкән.
 - Әби, мунча бир әле?
 - Мунча салырга агач юк. (Шулай итеп, төрле сәбәпләр әй телә.)
    Аннары тиз генә: “Һоп, һоп!”- дип, берничә мәртәбә кычкырылар. Шушы вакытта балалар урыннарын алмашалар. Мунча сораучы бала шушы арада берәрсенең урынын алып өлгерергә тиеш. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.


Самовар

    “Самовар” һәм “әби”сайланып куела. Калганнары читтәрәк тезелешеп утыралар. Әби балаларга ширбәт исемнәре әйтеп чыга, аларны самовар ишетмәскә тиеш.
   Әби, самоварның колагын тотып:”Чәй эчәргә килә-килә.. шикәр!”-ди.
Шикәр, акрын гына килеп, самоварның аркасына төр тә дә үз урынына барып утыра. Самовар кем төрткәнен әйтергә тиеш. Әгәр белсә, тоткан бала самовар була. Белмәсә, шикәр икенче исем кушылып, уен дәвам итә. Өч мәртәбә әйтә алмаган самоварга җәза бирелә.


Алырмын кош

        Балалар арасыннан “тилгән” һәм “ана кош” сайлап куела. Калган балалар “бәбкәләр” була. Алар ана кош артына бер-бер артлы тезеләләр, бер-берсенә ныклап ябышалар. Тилгән ана кошка ташлана: “ Алырмын, кош!”Ана кош, кулларын җәеп, балаларын саклый, тилгән кайсы якка ташланса, шунда тилгәнгә каршы чыга: “Бирмәмен, кош!”Тилгән иң арттагы баланы, тартып ала алса, үз оясына алып китә һәм уенны дәвам иттерә.Уен вакытында балалар чылбырны ычкындырмаска, ана коштан ераклашмаска тырышалар.


Кәбестә

Балалар үз араларыннан “әби” сайлап куялар. Калганнары бер сафка тезелеп чирәмгә утыралар. Алар “кәбестәләр” була. Әби: “Кәбестә алырга килгән идем, яхшыларын сайлап алыйм әле”,- дип, кәбестәләрнең нык итеп иңбашларына басып-басып китә. Кем егылып китә, ул черек кәбестә була һәм уеннан чыгарыла. Әби моны кабат-кабат эшли. Иң ахыргача нык утырган бала яхшы кәбестә була. Шуны үзенә алып китә.


Туп йөртеш

Балалар санамыш ярдәмендә бер “көтүче” сайлап куялар. Калганнары көтүчене уртада калдырып кысылыбрак түгәрәкләнеп басалар, кулларын артка куялар. Берсенең кулында кечкенә туп була. Аны ул арттан кулдан кулга йөртә башлый. Бу вакытта көтүче күзләрен йомып тора. Бераздан соң балалар көтүчедән: “Туп кемдә?”- дип сорыйлар. Әгәр көтүче дөрес әйтсә, ул кулында туп булган уенчының урынын ала. Ә тегесе көтүче булып уртага баса. Уен шул рәвешчә дәвам итә.