БИРЕДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ЯЗЫЛГАН ҖЫР СҮЗЛӘРЕН ТАБАРСЫЗ


Минем бабай - герой!

Минем бабай -  герой,

Ул илне саклаган.

Сугыш исенә төшсә,

Төне йокысыз үтә.

 

Еллар үтә тора,

Бабай чирләп ала.

Минем өчен бабай

Герой булып кала!

 

Сугышлар үтсә дә,

Бабай ялны белми.

Тыныч тормыш өчен

Кызганмый ул көчен.

 

Сугыш күптән тынды,

Тик безнең истә ул.

Бабам кебекләрне

Оныту мөмкин түгел.

Үз җырыбыз

1.Җырлар бик күп тә түгел, 

Безгә дигәннәре аз. 

Әйдәгез без языйк әле 

Алыйк каләм да кагаз.


Кушымта: 

Үз җырыбыз булсын әле, 

Җырларга бәйрәмнәрдә. 

Җырдан башка тора алмыйбыз 

Мәктәптә дә, өйдә дә.


2.Аңламаган сүзләрне, 

Үзгәртәбез җырларда. 

Чөнки безгә иртәрәк шул 

Мәһаббәт дип җырларга.


Кушымта: 

Үз җырыбыз булсын әле, 

Җырларга бәйрәмнәрдә. 

Җырдан башка тора алмыйбыз 

Мәктәптә дә, өйдә дә.


3.Бик ошаса җырыбыз 

Әниләр дә кушылсын. 

Өр яңа җыр өйрәтәбез 

Беркем читтә калмасын.


Кушымта: 

Үз җырыбыз булсын әле, 

Җырларга бәйрәмнәрдә. 

Җырдан башка тора алмыйбыз 

Мәктәптә дә, өйдә дә.

Балачак хыяллары

Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә,
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә.


Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.


Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.


Мин дә котлыйм, әнкәй, сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел түрендә!



Бәйрәм бүген

Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

бар бер ямь бүген!
— Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Бер мөкатдәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен: бәйрәм бүген!
Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;
— Ул киенгәндер! — дидем,

бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Хис итеп һәр җирдә дә бер төрле хуш ис аңкуын;
«Ислемай сөрткән икән дөнья!» — дидем, бәйрәм бүген!
Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»
Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Анысы да сөйли тагын: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!..»

Иң гүзәл кеше икәнсез

Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч, йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез —
Сез иң галим кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез —
Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Күңелебезгә ак нур сипкәнсез —
Сез иң гадел кеше икәнсез!

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз!
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз.

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы моңлы чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Зур юлларга безне чыгардың син,
Күңелләргә бирдең омтылыш.
Соңгы звонок булсын беренчесе,
Син каршыла безне, зур тормыш.

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Онытылмас, кая юл тотсак та,
Сагындырыр таныш чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Алда әле заман имтиханы,
Күп сынаулар әле үтәсе;
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлык итәсе!

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Киләчәккә безне озатканда
Онытылмас дәртле чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..



Солдатлар

Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар

Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре, төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга.

«Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында...»
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында...

Уятма, йокласын, син, ана,
Айларны, елларны санап бар:
Күңелдә һаман яшь, гел бала —
Кайтмаган солдатлар, солдатлар

Ана ул йокламый, сабые
Юрганын ачса да уяна.
Аналар йөрәге шикелле
Мәйданда мәңгелек ут яна.

Аналар йөрәге шикелле
Ут яна, уйлана, талпына.
Аналар хәтере шикелле
Җил йөри курганнар артында.

Солдатта булган диләр...

Билен кысып буган, диләр,
Бигрәк уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.

Кечеләрне кече итәр,
Олыны зурлар, диләр.
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.

Комбинезон алган, диләр,
Шинелен салган, диләр.
Шинелен салса да, солдат
Гадәте калган, диләр.

Туган авыл

Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

Истән чыкмый монда минем күргәннәрем,
Шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем.
Абый белән бергәләшеп, кара җирне
Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.

Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,
Билгесездер, кая ташлар бу тәкъдирем;
Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.



Эх, сез матур кызлар

Дус-ишләрем уйный-көлә,
Мин генә көлмим.
Уенның да ямен тапмыйм,
Ни булды, белмим.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Мин эшемдә гел почетта,
Һәрчак мактыйлар.
Кызлар гына урап уза,
Эх, яратмыйлар.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Йөрәгемдә утлар яна,
Һич төшенмисез.
Арагыздан берегезне
Сөям өметсез.

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.

Нигә сезгә аңлашылмый
Минем хисләрем.
Шулай ук ялгыз үтәрме
Минем кичләрем?

Эх, сез матур кызлар,
Ник шаяртасыз?
Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз.


Укытучыма

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.

Иң беренче булып килим, диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

Ләкин миннән бик күп алдан килеп,
Хуш киләсең, әйдә, әйдә, диеп,
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен.

Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады үзенең бөтен көчен.
Безне сөйде, безгә белем бирде,
Рәхмәт аңа изге эше өчен!


Җырлыйм әнием турында

Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп,
Өйрәткән энесенә:

"Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!"

Җырны чишмәләр ишеткән,
Кошлар отып алганнар.
Сандугачлар һәм тургайлар
Матур көйгә салганнар:

"Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!"

Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Җирдә әниләр, кояштай,
Озын гомерле булсын:

"Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин.
Әнием, сиңа!"



Әссәләмәгәләйкүм

Таң ата да кояш чыга,
Кояшны сәламли көн.
— Саумы, Кояш, сүнмәс учак!
Әссәламегаләйкем!

Тел ачкычы, иман биргән
Сөекле туган телем!
Үз телемдә сиңа сәлам,
Әссәламегаләйкем!

Әй игенче, күкрәп үссен
Кырларда синең иген.
Икмәк тотып сәлам юллыйм,
Әссәламегаләйкем!

Ачыйк бәхет ишекләрен,
Бәхетле булсын һәркем.
Әй кардәшләр, милләттәшләр,
Әссәламегаләйкем!

Таң ата да кояш чыга,
Кояшлы бездә һәр көн.
Кояш белән сәлам юллыйм,
Әссәламегаләйкем!

Мәктәбем

Уйнап-очып күбәләктәй

Кунган кебек чәчәккә.

Бәйрәм киемнәрен киеп,

Килдек бүген мәктәпкә.


Яңа дәрт бирә күңелгә

Бүгенге бәйрәм таңы.

Җыр булып яңгырар гомергә

Безнең яшьлекнең даны.

Мин яратам сине, Татарстан

Мин яратам сине, Татарстан

Ал таңнарың өчен яратам,

Күк күкрәп, яшен яшьнәп яуган,

Яңгырларың өчен яратам.


Мин яратам сине, Татарстан,

Горур халкың өчен яратам.

Җан эреткән әнкәм телең өчен,

Татар телең өчен яратам.


Мин яратам сине Татарстан,

Тугайларың өчен яратам.

Тукайларың, Сәйдәшләрең өчен,

Җәлилләрең өчен яратам.







Шушы яктан,шушы туфрактан без

Шушы яктан, шушы туфрактан без

Китә калсак үзгә бер якка,

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр елап озата.


Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Читтә йөрсәк, шуңа күрәдер

Чишмә чыңлап, өянкеләр елап,

Таллар җырлар төшкә керәдер.

Кояшлы ил

Кояшлы ил – безнең ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.


Һавасы да җире дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да –

Безгә якын бары да.


Сандугачлы урманы,

Ашлык тулы кырлары,

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

Гөлләрем

Тамчы гөлем, яран гөлем

Өебез бакча төсле

Үзем үстерәм гөлләрем Чәчәкләрем хуш исле.


кушымта:

Эй гөлләрем,гөлкәйләрем

Яратыр идем кочып.

Уйнар идем арагызда

Күбәләк булып очып.


Әниемнең, әтиемнең

Көтәм туган көннәрен.

Бүләк булып чәчәк аткан

Минем матур гөлләрем.


Кояшка таба үрелә

Тәрәзәмдә гөлләрем.

Сулар сибәм сөенәләр

Беләм гөлләр телләрен.